Лаеш муниципаль районы һәм Казан шәһәре шәһәр округы территорияләре чикләрен үзгәртү белән бәйле Лаешта киңәшмә

2007 елның 16 октябре, сишәмбе
Кичә Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Лаеш муниципаль районы һәм Казан шәһәре шәһәр округы территорияләре чикләрен киләчәктә үзгәртү белән бәйле барлыкка килүче гамәли мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү инициативасы белән 2007 елның 29 сентябрендәге 527 номерлы карарында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белдерде. Чикләрне үзгәртү шулай ук Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары территорияләренә дә кагылачак.
Казан шәһәренең һәм югарыда санап кителгән муниципаль районнарның вәкиллекле органнары тәкъдим ителгән үзгәрешкә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр һәм 3-5 октябрьләрдә узган утырышларында аны хуплап чыктылар. Хәзер исә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү буенча тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек турында сөйләшәләр, ул 2007 елның 2 декабрендә булыр дип уйланыла. Чикләрне үзгәртү Татарстан Республикасы законы белән башкарылачак.
Киңәшмәдә Лаеш муниципаль районы Башлыгы А.П.Тимофеев, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, “Земля” республика кадастр үзәгенең баш инженеры Р.Р.Мирзакриев, Казан шәһәр округының, Лаеш муниципаль районының җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вазыйфаи затлары һәм белгечләре, шулай ук Лаеш муниципаль районы җирлекләре башлыклары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International