2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 12 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә, хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.
Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән 9 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 3 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә һәм вазыйфаларында үсү тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылдылар.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.