Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2016 елның 9 декабре, җомга

Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Россия Федерациясенең БМО Конвенциясен имзалаган көненнән башлап безнең илдә коррупциячел хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү һәм профилактикалау буенча чараларның тулы бер комплексы үткәрелде.

Татарстан бу эштә шулай ук бик актив катнаша. Республика Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып коррупциягә каршы тору турында закон кабул итте. Бүгенге көндә республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә коррупциягә каршы норматив актларның тулы бер пакеты формалаштырылган. Коррупциягә каршы программалар эзлекле һәм системалы рәвештә гамәлгә ашырылалар, аларда төп басым коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе (Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы) эше профилактикалауның нәтиҗәле инструменты булып тора.  Соңгы елларда икътисадның төп тармакларында: төзелештә, авыл хуҗалыгында, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә, бюджет чараларын һәм мөлкәтне файдалану өлкәсендә чаралар күрелде.

Республикада аның кысаларында “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталы гамәлдә булган  “Ачык Татарстан” электрон проектының һәм “Халык контроле” һәм “Халык экспертизасы” мәгълүмат системаларының актив үсеш алуы коррупция куркынычын минимумлаштыруга ярдәм итә.

 

Алар хакимият органнары эшчәнлегенең алга таба үтә күренмәлелеген һәм республиканың һәр кешесенең идарәчел карарлар кабул итүдә катнашуын тәэмин итүгә юнәлдерелгәннәр. Иҗтимагый оешмалар һәм гражданлык җәмгыяте институтлары да коррупцияне профилактикалауга үз өлешләрен кертәләр.

Заманча Татарстан – үзенең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә, көндәшлеккә каршы торучанлыгына һәм инновацион куәтен үстерүгә басым ясаучы һәм динамик рәвештә үсүче төбәк.

Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе исә нәкъ шушы максатларга ирешүгә исәпләнгән дә инде. Анда куелган бурычларны чишү республикадагы хокук тәртибенә, административ киртәләрне киметүгә, гражданнарның ирекләрен, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау торышына бәйле.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International