ТР Юстиция министрлыгында ҖҮИ органнары тарафыннан аларга бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәү турында киңәшмә

2007 елның 17 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына бирелгән граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кабул ителгән муниципаль хокукый актларга хокукый экспертиза үткәрүгә һәм анализлауга кагылышлы өлешендә тикшерү оештыру турында фикер алышынды
Фикер алышу нәтиҗәсендә киңәшмәдә катнашучылар муниципаль хокукый актларга хокукый экспертиза үткәрү вакытында карап тикшерелергә тиеш төп мәсьәләләр исемлеген билгеләделәр.
Фикер алышуларда ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының җирле үзидарә органнары тарафыннан аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Гарипов Р.У., ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген контрольдә тоту һәм оештыру бүлеге җитәкчесе Хафизов Б.Т. һәм Бөгелмә, Зеленодольск, Мамадыш, Саба, Теләче, Чирмешән муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы буенча департамент белгечләре катнашты.
Киңәшмәне ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International