Закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова ТР Конституция судында утырышта

2007 елның 17 октябре, чәршәмбе
2007 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция судында граждан Л.А.Соловьеваның “2005 елга халык тарафыннан торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең республика стандартлары турында” 2004 елның 10 ноябрендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләре белән һәм “2005 елга район һәм шәһәр халкы өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны раслау турында” 2004 елның 3 декабрендәге 538 номерлы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе Башлыгы карары белән аның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаять буенча эшкә хөкем чыгарылды.
Югарыда күрсәтелгән актларны Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.
Суд утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International