2016 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Комитет тарафыннан түбәндәге закон проектлары хуплау тапты:
1) “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
2) “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
3) “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына һәм “Элемтә турында” Федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты;
4) “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 һәм 28.7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.