Федерация советы югары белемгә калын сызык сызды

2007 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Федерация советы 17 октябрьдәге чәршәмбе көн утырышында икенче омтылыштан Россиядә ике баскычлы мәгариф системасы - бакалавриат һәм магистратура турында законны хуплады. Дәүләт Думасы 11 октябрьдә югары белемнең мөстәкыйль дәрәҗәләрен – "бакалавр" һәм "магистр" урнаштыручы законны өченче укылышта кабул итте.
Федераль законда югары һөнәри белем бирүнең төп мәгариф программалары өзлексез һәм баскычлы була алуны күздә тота:
"бакалавр" (төп мәгариф программаларын үзләштерү вакыты - дүрт елдан да ким түгел); “дипломлы белгеч” (төп мәгариф программаларын үзләштерү вакыты – биш елдан да ким түгел, тиешле мәгариф дәүләт стандартларында каралган очраклардан тыш); “магистр” (төп мәгариф программаларын үзләштерү вакыты – алты елдан да ким түгел).
Әлеге закон проектында бакалавриат һәм магистратура яки белгеч әзерләү югары белемнең югары белем бирүнең мөстәкыйль баскычлары сыйфатында карап тикшерелә, аңа аерым дәүләт мәгариф стандартлары,  мөстәкыйль йомгаклау аттестациясе керә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле "бакалавр" яки "магистр" квалификациясе (дәрәҗәсе), яисә белгеч квалификациясе бирелә. Югары уку йортларын бакалавриат, магистратура һәм белгеч әзерләү программалары буенча лицензияләүне, аттестацияләүне һәм дәүләт аккредитациясен шулай ук аерым рәвештә гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.
Белгеч әзерләү программалары, аларның исемлеген Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели һәм бакалавриат программалары буенча укыту өчен югары уку йортларына кабул итү гомуми урта (тулы) яки урта һөнәри белемнәре булган затлар гаризалары буенча конкурс нигезендә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча башкарылачак.
Югары һөнәри белем бирүнең икенче баскычына кабул итү вакытына конкурс билгеләү Россия Федерациясе Конституциясенең 43 статьясындагы нигезләмәләре белән аңлатыла, аның нигезендә һәркем дәүләт яки муниципаль мәгариф учреждениесендә һәм предприятиедә конкурс нигезендә бушка белем алырга хокуклы.
Югары һөнәри белем бирүнең икенче баскычында конкурс кертү әлеге баскыч программаларын үзләштерүгә аеруча сәләтле һәм әзерлекле гражданнарны кабул итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу сыгылмалы, индивидуальләштерелгән (шәхескә юнәлдерелгән) белем бирү юнәлешләрен төзегәндә аеруча мөһим, мәсәлән: һөнәри тәҗрибә туплаганнан соң белем бирүнең икенче баскычына яки әзерлекнең башка юнәлеше буенча югары белем бирүнең икенче баскычына кергәндә.
Закон проектында бакалавриат программалары буенча укуның норматив вакыты әзерлек (белгечлек) юнәлешенә бәйле өч елдан дүрт елга кадәр, бакалавриат базасында магистратура программалары буенча уку өчен белем алу вакыты ике ел, белгечлек әзерләү программалары буенча белем алу вакыты биш елдан да ким түгел итеп билгеләнә.
Аспирантурага бары тик магистр квалификациясе (дәрәҗәсе) яки белгеч квалификациясе булган затлар гына керә ала. Әзерлекнең һәм белгечлекнең кайбер юнәлешләре өчен (мәсәлән, медицина белгечләре өчен) уку вакытының бүтән нормативлары билгеләнергә мөмкин. Югары белем бирүнең дәүләт стандартлары буенча бакалавриат, магистратура яки белгеч әзерләү программаларын үзләштерү вакытының бүтән нормативларын билгеләү мөмкинлеге булган әзерлек (белгечлек) юнәлешләре исемлеген Россия Федерациясе Хөкүмәте раслый.
Хөкүмәт уйлавынча, закон проектын кабул итү хезмәт базарында кискен булган югары белемле кадрларга сорау һәм тәкъдимнең структур туры килмәвен бетерү өчен алшартлар тудырачак. Икебаскычлы система бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук эш бирүчеләрне мәгарифтә перспективалы ихтыяҗларны фаразлауга тартырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларның кадрлар әзерләвен финанслауда, бигрәк тә икенче баскычында катнашуын сизелерлек киңәйтәчәк. Закон проектын кабул итү аерым вазыйфалар биләп тору өчен яки аерым эшчәнлек башкару өчен белем дәрәҗәсенә квалификация таләпләрен билгеләүче закон актларын гамәлгә ашыруга каршы килми, чөнки югары һөнәри белем бирүнең баскычлы системасына күчү берничә елга сузылачак. Әмма мондый каршылыклар киләчәктә туарга мөмкин, шуңа күрә закон проектында Россия Федерациясенең белгечләрнең аерым категорияләре белем дәрәҗәсенә таләпләрне тәгаенләштерүче кайбер закон актларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Закон проектын кабул итү федераль бюджеттан өстәмә чаралар таләп итмәячәк.
 
REGIONS.RU
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International