2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары” темасына видеоконференция режимында белем бирү семинары узды.
Семинар барышында докладлар белән Татарстан Республикасы Югары Судының суд составы рәисе Р.Р.Гыйльманов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасының баш дәүләт торак инспекторы урынбасары И.И.Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация – методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова чыгышлар ясадылар.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының юридик идарәсе башлыгы урынбасары Д.Д.Хәлилова катнашты.
Семинарда җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендә вәкаләтләрен законлы нигездә җайга салу, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, шулай ук торак бәхәсләре буенча суд практикасы мәсьәләләре каралды.