17-18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышының утыз өченче утырышы эше дәвам итте, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Көн тәртибенә 22 сентябрьдә карап тикшерелми калган 29 мәсьәлә һәм тагын өстәмә 24 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән ТР Президенты керткән “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары суд участокларын төзү һәм вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты беренче, икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының һәм суд участокларының гомуми саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон нигезендә республиканың аерым административ-территориаль берәмлекләрендә җәмәгать судьялары һәм суд участоклары саны артты. Җәмәгать судьялары санын һәм аларга тиешле суд участоклары санын арттыру Татарстанда 8 район һәм шәһәргә кагылды.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д.Ибраһимов парламентарияләргә “Җирле үзидарә органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” закон проектын тәкъдим итте.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы К.Н.Новикова парламентарияләргә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тәкъдим итте.
Гомумән алганда, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр җыелмасы хакының иң чик күрсәткечләрен раслау турында” һәм беренче укылышта “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” законнары кабул ителде, аларга төзәтмәләр булмады. Алга таба икенче һәм өченче укылышларда Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе З.Г.Яһүдин тәкъдим иткән “Гражданнарның Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашулары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде.
Шундый ук карап тикшерү процедурасы “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты үтте.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектына өч төзәтмәне хуплап, депутатлар аны икенче укылышта кабул иттеләр.
“Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектына төзәтмәләр булмады. Парламентарияләр закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул иттеләр.
“Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 4, 18, 58 15 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карап тикшереп, депутатлар аны беренче укылышта кабул итте. Закон проекты ТР Сайлау кодексының аерым нигезләмәләрен “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль закондагы үзгәрешләргә туры китерү зарурлыгы белән эшләнгән.
Парламентарийлар барлыгы 32 закон проектын карап тикшерде.
Утырыш ахырында бертөркем закон чыгару инициативалары, мөрәҗәгатьләре һәм федераль закон проектлары карап тикшерелделәр һәм хупландылар.
Икенче көнге утырышның көн тәртибенең төп пункты “2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” булды.