Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары РСЭА филиалында кыска вакытлы квалификация күтәрү курсларын үттеләр

2007 елның 19 октябре, җомга
Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратларының хезмәткәрләре квалификация күтәрүнең көзге курсларында укуларын тәмамладылар. Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән һәм районыннан 30 кеше үзләштерелгән  материал теориясе мәсьәләләре буенча сынау әңгәмәсен уңышлы үттеләр һәм үз эшләренең тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Бүген ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә җәмәгать судьялары өчен “Россия Федерациясе суд системасында җәмәгать юстициясе институтының тоткан урыны” һәм җәмәгать судьялары аппаратларының хезмәткәрләре өчен “Җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеге принциплары һәм бурычлары” программасы буенча Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында кыска вакытлы квалификация күтәрүне дәлилләүче таныклыклар тапшырды.
Курс тыңлаучылары квалификация күтәрү курсларының оештырылуы дәрәҗәсенә, шулай ук теоретик һәм практик материалларны үз эченә алган уку-укыту программасының эчтәлегенә югары бәя бирделәр. Җәмәгать судьялары теләге буенча төп игътибар суд тәҗрибәсенә һәм ТР Югары Суды судьялары һәм ТР җәмәгать судьялары арасында тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләренә бирелде.
Укучыларның икенче агымы – консультантлар, канцелярия мөдирләре – 2 разрядлы өлкән белгечләр һәм 2 разрядлы белгечләр исә укуга 2007 елның 22 октябрендә керешәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International