Дәүләт Думасыннан "минималка". Депутатлар МРОТны 4300 сумга кадәр җиткерергә тәкъдим иттеләр

2007 елның 19 октябре, җомга
Дәүләт Думасы Советы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы россия комиссиясе (ӨРК) карап тикшерүенә 2008 елның 1 декабреннән МРОТны 4300 сумга кадәр үстерүне күздә тоткан закон проектын тәкъдим итте.
Закон чыгаручылар фикеренчә, әлеге сумма шул вакытта гамәлдә булган яшәү минимумы зурлыгына максималь дәрәҗәдә якын китереләчәк, бу, үз чиратында, эшләүчеләр арасында фәкыйрьләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Экспертлар мәгълүматларына караганда, хезмәт өчен түләүнең минималь зурлыгын яшәү минимумы зурлыгына якын китерүнең гамәлдәге темплары “фәкыйрьләр” санын сизелерлек киметми. Хәзер алар халыкның гомуми санының 14,6 процентын тәшкил итәләр һәм 2010 елга бик күпкә кимемәс, 10,7 процент булачак.
Искә төшерәбез, 2008-2010 елларга федераль бюджет проекты белән бергә хөкүмәт МРОТны берничә этапта күтәрергә тәкъдим итте: 2008 елның 1 декабреннән – 3000 сумга кадәр, 2009 елның 1 октябреннән – 3500 сумга кадәр. Моннан тыш, 2007 елның 1 сентябреннән закон төбәкләрнең үзләренә мөстәкыйль рәвештә минималь хезмәт хакының зуррак зурлыкларын урнаштырырга рөхсәт итә.
Хөкүмәт МРОТны күтәрүнең тәкъдим ителә торган графигын урынлы һәм тәгаенләштерүне таләп итми дип саный. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова фикеренчә, әлегә МРОТны шулай сизелерлек дәрәҗәдә - 4300 сумга кадәр күтәрү турында соңгы карар кабул итәргә иртәрәк. “Мондый чаралар икътисад тармакларына төрлечә йогынты ясыйлар һәм без бу елның МРОТын моңарчы булмаган кадәр күтәрүне аның тармакларында ничек чагыласын бәяләмәдек. Нәтиҗәләр апрельгә ясалачак, шул вакытта минималь хезмәт хакын ике тапкырга кадәр арттыра алу мөмкинлеге билгеле булачак”, - диде Татьяна Голикова.
Эш бирүчеләрнең үз мантыйгы. Алар фикеренчә, МРОТны билгеләүнең ил өчен гадәти булган ысулы анахроник булып тора. “Ничек итеп шул кадәр зур һәм социаль һәм икътисадый үсеш дәрәҗәләре буенча бертөрле булмаган дәүләт өчен бердәм минималь хезмәт хакы билгеләргә була?” – ди Портлар һәм елга транспорты суднолары хуҗалары ассоциациясе директоры Венедикт Сулаберидзе. – Күпме ул 4300 сум Себер өчен? Тиеннәр! Шул ук вакытта түбәнрәк яшәү минимумы булган төбәкләр бар, алар өчен бу сумма – яхшы гына акча. МРОТны инде тармаклар һәм төбәкләр буенча дифференцацияләргә вакыт һәм бу икътисад үсеше өчен күпкә нәтиҗәлерәк булыр”.
Хөкүмәт һәм Россия эш бирүчеләре берләшмәләре вәкилләренең фикерләре шунда килешә: тәкъдим ителә торган закон проектын хуплау кирәкми. Профсоюзлар исә аларның аргументын ышандырырлык дип санамый. Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков сүзләренчә, МРОТның сизелерлек артуы аз хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга гына түгел, ә конвертта түләүләрне дә киметергә мөмкинлек бирәчәк, шулай итеп аларның хокукларын яклаячак. Шулай ук хезмәт өчен түләү фонды артканда бюджеттан тыш социаль фондларга күчерүләр дә үсәчәк. Ә бу закон проекты халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм аны хупларга кирәк дигәнне аңлата.
Нәтиҗәдә, яклар бу мәсьәлә буенча уртак фикергә килә алмадылар һәм аның турында фикер алышуны ӨРКның киләсе утырышында дәвам итәргә килештеләр.
1 сентябрьдән федераль бюджет учреждениеләре өчен хезмәт хакы фондының 15 процентка үсүе дә профсоюзларда канәгатьсезлек тудырды. Төгәлрәк әйткәндә, үсү факты түгел, ә аның алымы. Көтелгәнгә карамастан, хезмәт хакын, элеккеге кебек, һәркемгә дә бертөрле арттырмадылар. Ә "компенсация һәм стимуллаштыру характерындагы" түләүләр системасын керттеләр. Профсоюз оешмалары вәкилләре сүзләренә караганда, бу бик үк гадел түгел һәм эш бирүчеләр ягыннан усал ният белән куллануга китерергә мөмкин.
Шулай ук, профсоюзчылар фикеренчә, күп кенә җитәкчеләре яңа системага әзер булып чыкмадылар һәм хәзер бүлеп бирелгән акча белән ничек эш итәргә белмиләр. Бу тема ӨРК утырышларында алдан карап тикшерелмәде һәм, шулай булгач, яклар аны гамәлгә кертүгә әзер булмады. Әмма яңалыкны кичектерү турында тәкъдимнәр дә әйтелмәде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International