Россия суд эшчәнлеге академиясендә республика җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү буенча курсларны ачу

2007 елның 22 октябре, дүшәмбе
Бүген Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында өч ел элек укуларда булган яки әле яңа гына эшкә урнашкан консультантлар, өлкән белгечләр – канцелярия мөдирләре, 2 разрядлы белгечләр өчен квалификация күтәрү курслары башланды. Алар 2007 елның 2 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Укуларны Татарстан Республикасы юстиция министрының урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары белән оештыру-методика эше бүлеге җитәкчесе К.Е.Мышливец ачтылар.
Ә.Б.Сираҗетдинов курсның тыңлаучыларына республикада җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник тәэмин итү эшенең оештырылуы турында, ТРда суд участокларының санын арттыру, аларны кадрлар белән тәэмин итү турында, әлеге юнәлештә арта барган йөкләнеш белән бәйле эшнең перспективалары турында һәм башка оештыру мәсьәләләре хакында сөйләде.
Әнәс Баһаветдинович җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә гражданнар белән аралашканда, бигрәк тә хезмәт күрсәтү культурасына кагылышлы, аларның мөһим роль уйнауларын искә төшерде. Тыңлаучыларга ул ТР Юстиция министрлыгы игълан иткән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшыга бәйге турында мәгълүмат җиткерде. Аңа йомгак ясаганда хезмәт күрсәткечләре дә, килүчеләргә хезмәт күрсәтү культурасы да исәпкә алыначак. Конкурс турында нигезләмә һәм аппарат хезмәткәрләренең тәртип кагыйдәләре җәмәгать судьялары аппаратларына инде җибәрелгән.
Министрлык җитәкчелеге курсның тыңлаучыларына укуларында һәм укулардан соң булачак эшләрендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International