ТР юстиция министры М.М.Корманов Армия кул сугышы буенча Бөтендөнья турнирында бүләкләде
2007 елның 22 октябре, дүшәмбе
2007 елның 21 октябрендә Казанда “Батыр” спорт комплексында Татарстан АССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Армия кул сугышы буенча Бөтендөнья турниры булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы - турнирны гамәлгә куючыларның берсе. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ярышларның бер номинациясендә акчалата бүләкне гамәлгә куйды һәм аны җиңүчегә шәхсән үзе тапшырды. Турнир ачылу көнендә мөхтәрәм кунак буларак Ә.Г.Таҗетдиновның хатыны Мәдинә Нәҗипова катнашты.
Әнәс Гатаулла улы Таҗетдинов республиканың Юстиция министрлыгы белән 1971 елдан алып 1987 елга кадәр җитәкчелек итте. Белеме буенча юрист, танылган партия җитәкчесе, сәләтле оештыручы буларак ул фикердәшләрен бер командага туплый алды. Буш җирдән башлап (юстиция органнары СССРда 1956 елда бетерелгән һәм 1971 елда торгызылган), Әнәс Гатауллович Министрлыкны әйдәүче республика ведомстволарының берсенә әверелдерде. Юстиция министры Әнәс Гатаулла улы Таҗетдиновның зур ролен искә алып, 2001 елда аның истәлегенә ел саен спорт ярышлары үткәрү турында карар кабул ителде.
Быел исә спорт ярышларында Россия суд приставлары хезмәте, армия кул сугышы федерациясе, республика хәрби-уку йортлары командалары катнашты.