Бердәм банк бүлегеннән мәгълүмат

2007 елның 22 октябре, дүшәмбе
2007 елның 15 октябреннән алып 20 октябренә кадәр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертү өчен 97 муниципаль хокукый акт кергән.
Шушы ук вакытта дәүләт теркәвенә алу өчен “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрү турында” 2007 елның 11 июлендәге 13 номерлы боерыгы керде. Әлеге боерык билгеләнгән тәртиптә теркәүгә алынган, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының Дәүләт реестрына кертелгән һәм рәсми бастырып чыгару өчен юнәлтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International