Федерация Советы хакимият органнарының вәкаләтләрен тәгаенләде

2007 елның 23 октябре, сишәмбе
2007 елның 17 октябрендә Федерация Советының 210 нчы пленар утырышында Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне тәгаенләү өлешендә “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законы хупланды. Законны ФСның  Федерация эшләре һәм төбәкләр сәясәте комитеты рәисе Р.Алтынбаев тәкъдим итте.
Югарыда күрсәтелгән законда 36 федераль законга үзгәрешләр кертелә. Статьяларның күпчелеге аның предметы – вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән турыдан-туры бәйләнмәгән хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала, әмма гамәлдәге законнарга сизелерлек үзгәрешләр кертә (мәсәлән, автономияле учреждениеләр, табигый монополияләр эшчәнлеге мәсьәләләре, җир кишәрлекләрен теркәүгә алу мәсьәләләре).
Үзгәрешләр дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм федераль мөнәсәбәтләрен үстерү максатыннан РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына уртак алып бару предметлары буенча Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны федераль законнар белән бирү механизмын камилләштерү һәм практикасын киңәйтүне күздә тота. Кертелә торган үзгәрешләрнең бер төркеме хокук куллану практикасын анализлау һәм гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча тәгаенләү характерында.
 
Закон тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International