Россиядә “Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” Закон барлыкка килде

2007 елның 23 октябре, сишәмбе
2007 елның 18 октябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон кабул ителде.
Закон автомобиль юлларын төрле нигезләр буенча классификацияләүне урнаштыра (аларның билгеләнешенә, рөхсәт ителгән кулланылышына, транспорт чараларының алар буенча йөрү һәм керү шартларына, транспорт-эксплуатацияләү сыйфатларына һәм кулланылу үзенчәлекләренә бәйле), автомобиль юлларының милекчелекнең төрле формаларына кертү мәсьәләләрен хәл итә.
Федераль закон автомобиль юлларыннан файдалану һәм аларны проектлау, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонт ясау, төзекләндерү һәм автомобиль юлларын (юл эшчәнлеген) тоту буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен чикли, юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен регламентлаштыра.
Югарыда күрсәтелгән законда шулай ук автомобиль юлларын урнаштыру өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән файдалану үзенчәлекләре, автомобиль юлларыннан файдалану тәртибе билгеләнә, юл эшчәнлеген финанслау мәсьәләләре хәл ителә, шулай ук түләүле автомобиль юлларыннан файдалану белән бәйле мөнәсәбәтләр җайга салына.
Моннан тыш, Федераль закон “Юл хәрәкәте иминлеге турында”, “Күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында”, “Халыкара автомобиль ташуларын гамәлгә ашыруны дәүләт контролендә тоту турында һәм аларны үтәү тәртибен бозган өчен җаваплылык хакында”, “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында”, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”, “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру турында” федераль законнарга, Россия Федерациясе Бюджет кодексына, Россия Федерациясе Салым кодексына, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, Россия Федерациясе Җир кодексына, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертә.
Федераль закон көченә кергәннән соң, Татарстан Республикасының кайбер закон актларына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International