РФ ФСХның ТР буенча идарәсендә эшче төркем утырышы

2007 елның 23 октябре, сишәмбе
Кичә РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләренә багышланган башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары буенча эшче төркем утырышы булды.
Эшче төркем әгъзасы сыйфатында утырыш эшендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Утырышта 2007 елның октябрендә узган утырыш беркетмәләре буенча эшче төркем карарларының үтәлеше турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Банкротлык процедуралары алып барылган сәнәгать һәм сәүдә оешмалары эшләренең торышы хакында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары В.Г.Соловьев җиткерде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сәнәгать һәм сәүдә оешмаларында банкротлык процедураларын алып бару тәртибен бозуларны рөхсәт иткән арбитраж идарәчеләрен контрольдә тоту эшләре тапшырылды.
Утырыш барышында Яңа Чишмә районы башлыгы һәм “Лениногорск” КХ арбитраж идарәчесенең “Петровское” АХКХ һәм “Лениногорск” КХның элеккеге хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычны каплау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International