ТРда Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе утырышы

2007 елның 24 октябре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының утырышлар залында узган Татарстан Республикасында Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнашты.
Көн тәртибе нигезендә Комиссия әгъзалары ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгәнне ярлыкау турында юлламаны карап тикшерделәр. Аннары Комиссия утырышында 2007 елның 10 октябрендә РФ Президенты В.В.Путин карап тикшергән хөкем ителгәннәрнең ярлыкау турында юлламаларын карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат яңгырады.
Комиссия утырышында Россия Федерациясе президентының ярлыкау мәсьәләләре буенча киңәшчесе А.И.Приставкин чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International