Хәйрия елында

2007 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасында 2007 елны Хәйрия елы дип игълан итү турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре хәйрия ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ учреждение – Яшел Үзән балалар йортында хәйрия чаралары үткәрү буенча билгеле бер оештыру эше үткәрде.
Аерым алганда, балалар йортының исәп счетына Министрлык хезмәткәрләре май һәм октябрьдә үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Акча суммасы 96 мең сум тәшкил итте. Моннан тыш, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә канцелярия, хуҗалык товарлары, спорт инвентаре, көнкүреш әсбаплары һәм, шулай ук, 70 мең сум бәягә азык-төлек продуктлары тапшырылды. Шулай ук тәрбияләнүчеләрне киләчәктә тернәкләндерү өчен бүтән социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә.
Ятим балалар һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт-белем бирү учреждениесе администрациясе балаларны дәвалауга алып бару өчен тормышчан кирәкле автотранспорт белән тәэмин ителүгә мохтаҗ булу белән бәйле ТР юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановка аларга унөч кешелек пассажир урыннары булган “Газель” автомашинасын бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Министрлык хезмәткәрләре һәм администрациясе оештырган чаралар исемлегендә Халыкара өлкәннәр көне, Әниләр көне, Җиңү көне уңаеннан башкарылган изге эшләр дә бар. Хәйрия елы уңаеннан чараларга бәйсез рәвештә Министрлык хезмәткәрләре берничә ел дәвамында элеккеге ТАССР юстиция министры урынбасары, Бөек Ватан сугышында катнашкан Б.Х.Хәлиуллин каберен карап тоталар.
Министрлыкта элеккеге җитәкчеләр - Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары хәтерен саклыйлар. Җиңү көне алдыннан аларның каберләрендә булу, туганнары белән аралашу матур гадәткә керде. Министрлыкта республиканың юстиция министрлары һәм наркомнарының портретлары галереясе дә бар. Ел саен Татарстан Республикасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган армия кул көрәше буенча турнир үткәрелә, аны башка ведомстволар белән бергә ТР Юстиция министрлыгы оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International