2007 елның 24 октябрендә Кремльдә Казан шәһәре чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов та катнашты. Казан шәһәре һәм шәһәргә терәлеп торган Биектау, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрен үзгәртү процедурасы быелның 29 сентябрендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән башланды. Октябрь башында Хөкүмәтнең әлеге башлангычы үз мәнфәгатьләренә кагылган җирле үзидарә органнарының вәкаләтле органнары чикләрне үзгәртү тәкъдимен хупладылар, ә 2 декабрьгә бу мәсьәлә буенча тавыш бирү үткәрү билгеләнде. Әмма 2007 елның 18 октябрендә Россия Федерациясе Президенты “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. 24 октябрьдә «Российская газета»да басылып чыкканнан соң көченә кергән бу Закон шәһәр округы статусына ия муниципаль берәмлекләрнең, аерым алганда, Казан шундыйлар исәбендә, чикләрен үзгәртеү тәртибен шактый гадиләштерә.
Мисал өчен, яңа Федераль закон таләпләре нигезендә җирлекне шәһәр округы белән берләштерү тиешле җирлекнең һәм шәһәр округының вәкиллекле органы әйтеп биргән җирлек һәм шәһәр округы халкы ризалыгы белән, шулай ук тиешле муниципаль районның вәкиллекле органы әйтеп биргән муниципаль район халкы фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, югарыда күрсәтелгән Федераль закон нигезләмәләрен исәпкә алып, Казан шәһәре чикләрен үзгәртү буенча эшне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ю.З.Камалтынов алып барды. Мәсьәлә турында фикер алышуларда башкала мэры И.Р.Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С.Федоров, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының, Казан шәһәр Думасының, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының, бүтән министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.