Юстиция министры М.М.Корманов “Казан” ММҮдә халык тыңлауларында катнашты

2007 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” ММҮдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеген һәм Биектау муниципаль районының Константиновка авыл җирлеген берләштерү юлы белән аларны үзгәртеп төзү мәсьәләсе буенча халык тыңлаулары узды, анда төп доклад белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Үз чыгышында юстиция министры ТР Министрлар Кабинетының “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителгән башлангычының хокукый әһәмиятен аңлатты. Әлеге башлангыч законда билгеләнгән муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү буенча процедураны үткәрү өчен башлангыч нокта булып тора. Министр шулай ук башлангычны тәкъдим итүнең максатына һәм закон нигезендә үзгәртеп төзү һәм муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү башкарылырга тиеш шартларга аңлатма бирде
Халык тыңлауларында катнашкан башкала халкы берләштерү юлы белән муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп төзү турында ТР Хөкүмәте башлангычын хупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International