ТР Юстиция министрлыгында квалификация имтиханы

2007 елның 26 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханы булды, ул “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә үткәрелә.
Югарыда күрсәтелгән Законда каралганча, вәкаләтләренең вакыты чикләнмәгән дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләп торучы дәүләт хезмәткәрләренә класслы чиннар квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелә.
Бүген ТР җәмәгать судьялары  аппаратының 26 хезмәткәре һәм ТР Юстиция министрлыгы аппаратының 9 белгече, Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаментының Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Арча, Алексеевск, Яңа Чишмәле муниципаль районнарының белгечләрен дә кертеп, квалификация имтиханын уңашлы тапшырдылар.
Составына ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, ТР Президенты Аппаратының Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаментының дәүләт хезмәтен кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Р.А.Мусаев, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова, ТР кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе С.А.Яковлева кергән квалификация комиссиясе әгъзалары фикеренчә, имтихан тапшыручыларның барысы да яхшы теоретик әзерлек күрсәттеләр һәм имтихан алучыларның гамәли сорауларына ышаныч белән җавап бирделәр.
Квалификация комиссиясе утырышын ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International