Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 июлендәге “Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын әзерләү, аларны дәүләт теркәвенә алу һәм бастырып чыгару кагыйдәләрен раслау турында” 426 номерлы карарының 4 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына республика башкарма хакимият органнарының күрсәтелгән Кагыйдәләрне үтәвен тикшерүне гамәлгә ашыру һәм зарур булганда норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуга соратып алу хокукы бирелгән.
Күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында 2007 елның 22 октябреннән 26 октябренә кадәр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы белгечләре Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының үзләре чыгарган норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алуга җибәрү буенча 5 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр үткәрелгән органнар арасында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Татарстан Республикасы Республика энергетика комиссиясе бар.
Тикшерүләр барышында Татарстан Республикасы РЭКнең дәүләт теркәвенә алуның зарурлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелергә тиеш “Татарстан Республикасы территориясендә гарантияләүче хезмәт күрсәтүченең электр энергиясен сатып алучыларны хезмәт күрсәтүгә кабул итү эшен оештыру регламентын раслау турында” 2007 елның 1 июнендәге 4-п номерлы карары ачыкланды. Шулай ук муниципаль хокукый актларны бердәм банкка кертү буенча эш дәвам итә.