Татарстан мәктәп укучысының сайлау хокукы буенча Россия олимпиадасында җиңүе
2007 елның 29 октябре, дүшәмбе
Дәүләт Думасына сайлаулар (2007 елның декабре) һәм РФ Президентына сайлаулар (2008 елның марты) алдыннан 2007 елның 17-22 октябрьләрендә Киров шәһәрендә сайлау хокукы буенча Россия мәктәп укучылары олимпиадасы үтте, анда Россиянең 35 төбәгеннән 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиаданы Киров өлкәсе сайлау комиссиясе ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Граждан җәмгыяте һәм кеше хокуклары институтларын үстерүгә булышлык итү советы, РФ Үзәк сайлау комиссиясе, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе (Мәскәү ш.), Киров өлкәсе Мәгариф департаменты, Киров шәһәре администрациясенең Мәгариф идарәсе һәм Киров икътисад-хокук лице оештырды.
Сайлау хокукы буенча Россия мәктәп укучылары олимпиадасы ике турда узды. Беренче турда мәктәп укучылары бер яки берничә дөрес җавапны сайлау белән тест рәвешендәге биремнәрне чиштеләр. Бу чакта жюри сайлау хокукы нормаларын белү һәм юридик төшенчәләрнең һәм терминнарның мәгънәсенә төшенү дәрәҗәсен бәяләде.
Икенче турда катнашучылар кыскача яки киңәйтелгән җаваплар белән биремнәр үтәделәр һәм мисал итеп алынган хокукый биремнәрне чиштеләр. Бу очракта жюри юридик вакыйгаларны анализлаганда хокукый белемнәрне куллана, мисал итеп бирелгән хокукый биремнәрне чишү юлларын таба алу дәрәҗәсен бәяләделәр.
Әлеге ике тур нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнде, алар исә өченче турда катнашты, монда аларга тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча эссе язарга, ә аннары аны халык алдында тәкъдир итәргә кушылды.
Бу турда финалистларның үзләренең карашларын язмача һәм телдән әйтә алу сәләте, дәлилләү күнекмәләре, үз фикерләрен яклый алулары, бәяли алулары, сораулар бирә һәм аларга җавап бирә белүләре бәяләнде.