Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2017 елның 23 гыйнварында “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” 2017 елның 11 гыйнварындагы № 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы үз көченә керде.

Документ Татарстан Республикасы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә туа торган аерым иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, җирле үзидарә органнарының хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге вәкаләтләре билгеләнгән.

“Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында”2008 елның 13 октябрендәге № 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын үз көчен югалткан дип санарга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International