ТР Юстиция министрлыгында сенсорлы мәгълүмат терминалы куелды

2007 елның 30 октябре, сишәмбе
“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында беренче катта сенсорлы мәгълүмат терминалы урнаштырылды, ул дәүләт хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталына һәм Интернет челтәренә тоташтырылган.
Сенсорлы мәгълүмат терминалын урнаштыруның төп максаты – халыкка “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте”нә һәм, аерым алганда, ТР Юстиция министрлыгы сайтына керү мөмкинлеген бирә. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында нигезләмә нигезендә һәм Административ регламентта урнаштырылган тәртиптә ТР Юстиция министрлыгы оешмаларга һәм халыкка түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә:
- юридик затлар исемнәрендә “Татарстан Республикасы”, “Татарстан” һәм алар нигезендә төзелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрне (шул исәптән кыскартылмаларны) куллануга рөхсәтләр бирү;
- мәгълүмат-консультация хезмәт күрсәтүләре;
- гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча хезмәт күрсәтүләр.
Шушы һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү, вакантлы вазыйфалар биләп торуга конкурслар, җәмәгать судьялары компетенцияләре, процессуаль документлар үрнәкләре һ.б. турында башка тулырак мәгълүматларны гражданнар һәм төрле оешмалар һәм ведомстволар хезмәткәрләре сенсорлы мәгълүмат терминалы ярдәмендә Министрлыкның www.minjust.tatar.ru адресы буенча белә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International