2017 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры ваыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге проектлар хупланды:
1) “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
2) “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы законына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
3) “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты ;
4) «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә урнашкан «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы оешмалары-резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты.