Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру турында

2007 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы булды, анда 2007 елда министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан 2007-2010 елларда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру турында мәсьәлә тикшерелде.
Билгеле булганча, 2007 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты “2007-2010 елларда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында” Татарстан Республикасы Законына имза куйды.
“Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре турында” 2007 елның 30 апрелендәге ТР Президенты Указы нигезендә югарыда күрсәтелгән комитетка хокук бозуларны профилактикалау субъектлары багланышларын тәэмин итү һәм Комплекслы программаны, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә бүтән республика программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту вазыйфасы йөкләнгән.
Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалауны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен Министрлар Кабинеты карары белән хокукый мәсьәләләр буенча ВККның эшче төркеме төзелгән, аның җитәкчесе итеп ТР юстиция министры М.М.Корманов билгеләнгән.
2007 елның 24 июлендә Әлмәт шәһәрендә узган Ведомствоара комитет һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышы карарында ВККның эшче төркеменә 2007 елда министрлыкларда һәм башкарма (башкармадаш) ведомстволарда “2007-2010 елларда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы турында тыңлаулар графигын төзү һәм оештыру йөкләнде, нәтиҗәләр Хокукый мәсьәләләр буенча ВКК рәисе Р.Ф.Моратовка хәбәр ителәчәк.
Эшче төркем җитәкчесе - ТР юстиция министры М.М.Корманов кул куйган график нигезендә быелның IV кварталында Комплекслы программаны башкаручы (башкармадаш) барлык министрлыкларда Комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышулар үткәрелде.
Моннан тыш, ТР Президенты карары нигезендә Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә вәкаләтле орган булып торучы ТР буенча ЭЭМ белән килешү буенча Комплекслы программаны башкаручы (башкармадаш) барлык министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен эшче төркем утырышларында тыңлау карар кабул ителгән. Бүгенге эшче төркем утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләренең югарыда әйтелгән Комплекслы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча мәгълүматлары тыңланды.
2007 елның декабрь башында Комплекслы программаны гамәлгә ашыруда катнашучы калган сигез министрлык һәм ведомство (ТР буенча ЭЭМ, ТР ГО һәм ГХМ, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР ИСТҮ, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы, ТР буенча ФМХИ, ТР буенча ФҖҮХ ДИ) мәгълүматларын тыңлау планлаштырыла.
Тәкъдим ителгән мәгълүматлар нәтиҗәләрен гомумиләштергәннән һәм тиешле тәкъдимнәр эшләгәннән соң, 2007 елның декабрь уртасында мәгълүмат Хокукый мәсьәләләр буенча ВКК рәисе Р.Ф.Моратовка тәкъдим ителәчәк.
Утырышны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International