“Республика Татарстан” газетасы республика дәүләт ихтыяҗлары өчен заказлар урнаштыру турында мәгълүмат өчен рәсми басма булды

2007 елның 30 октябре, сишәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру турында мәгълүматны бастыру өчен рәсми басма һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларын һәм күрсәтмәләрен көчен югалткан дип тану турында” 2007 елның 12 октябрендәге 555 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру турында мәгълүматны бастыру өчен рәсми басма дип 2007 елның 1 ноябреннән “Республика Татарстан” газетасы билгеләнә (алдарак “Время и Деньги” газетасы иде).
Бастырылган мәгълүматның бер квадрат сантиметры бәясе НДСны исәпкә алып 13 сумнан артмый.
Карар 2007 елның 1 ноябреннән көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International