ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышы

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция минстрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советның ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашындагы киңәйтелгән утырышында “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларда кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында" доклады белән чыгыш ясады.

Докладта 2016 елда Стратегиянең аерым чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре яңгырады.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2016 елның 12 декабрендәге 99-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы кабул ителде. Ул түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтә. Хәзер сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип саналучы һәм акланган затлар адвокатлардан түләүсез нигездә квалификацияле юридик ярдәм ала алачаклар.

Моннан тыш гражданнарга,  Татарстанның интерактив картасында (Татарстан Республикасы геопорталы, http://geoportal.glonass-112.net) аларның урнашу урыны, телефоннары, гражданнарны кабул итү вакытлары  һәм түләүсез юридик ярдәм алучылар өчен башка мәгълүматлар булу нәтиҗәсендә онлайн-режимда түләүсез юридик ярдәм алу өчен иң уңайлы адресны табу мөмкинлеге бирелгән.

Билгеләнгән юнәлешләрдән тыш, Стратегия бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү һәм мәдәни өлкәләрдә, милли сәясәт өлкәсендә, гражданнарның сәламәтлекләрен саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәләрендә дә чаралар гамәлгә ашырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International