Ведомство хәрби бурычларын үтәмәүче гражданнарны эзләү буенча көчләрен берләштерделәр

2007 елның 31 октябре, чәршәмбе
2007 елның 12 октябрендә РФ Юстиция министрлыгында “Россия Федерациясе гражданнарының хәрби бурычларын үтәүне тәэмин итү эшендә хәрби комиссариатлар, эчке эшләр органнары һәм Федераль миграция хезмәтенең территориаль органнары багланышларын оештыру турында кулланманы раслау турында” 2007 елның 10 сентябрендәге 366 номерлы РФ Оборона министрлыгы, 789 номерлы РФ ЭЭМ, 197 номерлы РФ ФМХнең уртак боерыгы теркәлде.
Югарыда күрсәтелгән Кулланмада хәрби бурычларын үтәмәүче, шул исәптән хәрби исәпкә алынудан, хәрби хезмәткә чакырылудан, хәрби хезмәт яки хәрби җыеннар үтүдән качып йөрүче гражданнарны эзләү эшендә һәм хәрби исәпкә алу һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларны тәэмин итү эшендә хәрби комиссариатлар, эчке эшләр органнары һәм Федераль миграция хезмәтенең территориаль органнарының багланышларын оештыру тәртибен билгели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International