Өйләнешүне хәзер ЗАГСка бармыйча да теркәп була

2007 елның 31 октябре, чәршәмбе
2007 елның 29 октябрендә РФ Дәүләт Думасына “РФ Гаилә кодексына, “Граждан хәле актлары турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кертелде, аның нигезендә яшь өйләнешүчеләр өйләнешүләрен ЗАГС бинасыннан читтә дә терки алалар.
Закон проектының авторы, Дәүләт Думасының Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сүзләренә караганда, закон проектында беркетергә тәкъдим ителә торган норма өйләнешүче затлар теләге буенча өйләнешүне дәүләт теркәвенә алуны өйләнешүче затлар катнашында өйдә, мәдәният йортында, медицина һәм бүтән оешмада үткәрү мөмкинлеген күздә тота.
Крашенинников ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта ЗАГС органнары биналарыннан читтә өйләнешүне теркәү мөмкинлеге чыгарылма очракларда, кагыйдә буларак, яшь өйләнешүчеләрнең сәламәтлеге белән бәйле очракларда гына каралган.
Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, еш кына өйләнешүче гражданнар аларның берлекләрен теркәүгә алуның рәсми процедурасыннан читкәрәк китәргә телиләр һәм мондый вакыйганы алар өчен тантаналырак һәм истә калырлык мохиттә - мәдәният йортында, мемориаль комплекста һәм башка шундый җирләрдә үткәрергә теләрләр иде.
Шуның белән бергә, депутат әйткәнчә, закон проекты аерылышу процедурасын үзгәртми. Өйләнешүне өзүчеләрнең бәхәсләре булмаса, процедура ЗАГСта үтә.
 
www.regnum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International