Юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәсендә законнар гамәлдә булу нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркем утырышында

2007 елның 31 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасында республика законнарының гамәлдә булуы нәтиҗәлелеген бәяләү процессы дәвам итә. Бу юнәлештә эшләү өчен эшче төркемнәр төзелде һәм аларның составы расланды, аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, фәнни хезмәткәрләр керде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркем утырышы булды, аның эшендә эшче төркем әгъзасы сыйфатында юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков катнашты.
Көн тәртибенә ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты алып бару предметлары буенча 73 республика законыннан гыйбарәт Татарстан Республикасы законнары исемлеге чыгарылган иде, эшче төркем алдында аларның гамәлдә булуы нәтиҗәлелеген бәяләү бурычы тора.
Утырышта катнашучылар карап тикшерелә торган исемлектәге кайбер законнарның, шул исәптән “Җирле референдум турында”, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”, шулай ук Татарстан Республикасы Сайлау кодексының гамәлдә булуы нәтиҗәлелеген камилләштерү буенча кергән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.
Киләсе утырышта, аны үткәрү быелның 16 ноябрендә дип билгеләнгән, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР законнары карап тикшереләчәк.
Утырышна төркем җитәкчесе – ТР ДСның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С.Федоров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International