2017 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты һәм “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясады. Закон проекты Комитет тарафыннан хупланды.
Утырышта шулай ук түбәндәге мәсьәләләр дә каралды:
дәүләтнең күчемсез милек кадастрына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге чикләре турында мәгълүматлар кертүнең актуаль мәсьәләләре турында;
Зеленодольск муниципаль берәмлегенең “Нижние Вязовые шәһәр тибындагы бистәсе” һәм “Свияжск авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында;
аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында;
“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” (муниципаль берәмлек башлыгының отставкага китү нигезләрен аныклау өлешендә) Федераль законның 74.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында.