ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков күчмә кабул итте

2007 елның 2 ноябре, җомга
Кичә ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәрендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районында яшәүчеләр төрле мәсьәләләр, шул исәптән торак, пенсия, хезмәт, җирле үзидарә мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Кабул итүгә барлыгы 7 граждан килде.
Кабул итү вакытында ТР юстиция министры урынбасарына тәгаен хокукый хәлләр белән дә, шулай ук гамәлдәге законнарның аңлатуын да сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, П.В.Малькин фатир бирү кагыйдәләрен аңлатуны сорады, ә Г.Н.Хохлов зыянлы шартларда эшләү белән бәйле вакытыннан алда пенсия билгеләнгән очракта пенсия законнарын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итүне үткәрүдә министр урынбасары белән бергә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнары белән багланышлар оештыру департаментының Тәтеш муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты А.Ф.Галиева катнашты.
Тәтеш муниципаль районында сәфәре барышында министр урынбасары А.А.Ощепков авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитетлары һәм район советлары баш юристлары белән семинар-киңәшмә үткәрде. Ул семинар-киңәшмәдә катнашучыларга җирле үзидарә органнарының барлыкка килү процессында көндәлек эштә килеп чыга торган мәсьәләләр буенча хокукый консультацияләр бирде, шулай ук аларның күп санлы сорауларын да җавапсыз калдырмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International