ТР юстиция министры М.М.Корманов “Казан” телерадиокомпаниясенә интервью бирде

2007 елның 2 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Казан шәһәренең чикләрен үзгәртү мәсьәләләсе буенча “Казан” телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Сүз Казан чикләрен һәм шәһәр янәшәсендәге өч муниципаль районның чикләрен үзгәртү процедурасы турында барды.
Юстиция министры М.М.Корманов октябрь башында чикләре хөкүмәт инициативасында телгә алынган җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплап чыктылар, 2 декабрьгә исә әлеге мәсьәлә буенча тавыш бирүне үткәрү билгеләнгән иде.
2007 елның 18 октябрендә РФ Президенты “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды, ул шәһәр округы статусына ия муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү процедурасын күпкә җиңеләйтә. Югарыда күрсәтелгән Закон нигезендә муниципаль берәмлекнең чикләрен үзгәртү турында карарны вәкаләтле орган кабул итә һәм шул сәбәпле муниципаль берәмлекләрдә чикләрне үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирү үткәрелмәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International