Бердәм банк бүлеге мәгълүматы

2007 елның 3 ноябре, шимбә
2007 елның октябрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертү өчен 247 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карарлары һәм күрсәтмәләре кергән.
Күрсәтелгәннәр арасыннан, шулай ук элегрәк килгән 214 акт карап тикшерелде, аларның 176 сы бердәм банкка кертелде.
Ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.
Узган айда төрле республика башкарма хакимият органнарыннан дәүләт теркәвенә алу өчен 8 боерык керде. Аларның 2 се теркәүгә алынды һәм Дәүләт реестрына кертелде, алар – “Эш бирүченең халыкны эш белән тәэмин итү турында законнарны үтәвен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру тәртибе турында вакытлы нигезләмәне раслау хакында” 2007 елның 15 октябрендәге 256 номерлы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы һәм “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурслар үткәрү турында” 2007 елның 11 июлендәге 013 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе боерыгына үзгәрешләр кертү хакында” 2007 елның 15 октябрендәге 025 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе боерыгы.
Ике боерыкны дәүләт теркәвенә алу кирәк түгел дип табылды, өчесе эшләп бетерелергә җибәрелде.
Бердәм банк бүлеге хезмәткәрләре октябрьдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының дәүләт теркәвенә алуга норматив хокукый актларын бастырып чыгару юнәлеше буенча биш тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенә һәм Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясенә белешмәләр җибәрелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International