Казанда Татарстан халыклары съезды үтте

2007 елның 7 ноябре, чәршәмбе
2007 елның 3 ноябрендә Казанда Татарстан халыклары съезды үтте. Аның эшендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, Премьер-министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Моратов, Россия Халыклары ассамблеясе советы рәисе Рамазан Абдуллатыйпов, Россия төбәкләр үстерү министры урынбасары К.Ш.Исхаков, ТР юстиция министры М.М.Корманов, Казан мэры И.Р.Метшин катнаштылар.
Пленар утырыштан соң юстиция министры М.М.Корманов республиканың милли (этник) җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде, шулай ук үзе җитәкләгән ведомстводагы закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде.
Съезд киләчәктә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген ныгыту һәм үсешнең заманча баскычында республиканың милли сәясәте өстенлекләрен билгеләү, шулай ук ТР территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең этномәдәни үсеше буенча киләчәккә чаралар эшләү һәм аларның республиканың икътисадый һәм социаль тормышында катнашуларын киңәйтү максатларыннан чакырылган иде.
Татарстанда 115 милләт вәкиле яши. Халкының саны 3,8 миллион кеше. 52,9% - татарлар, 39,5% - урыслар. Калган халыкларның гомуми саны 300 мең тирәсе кеше. Болар – чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, башкортлар, украиннар, белоруслар, яһүдләр, немецлар, казахлар, таҗиклар, әрмәннәр, әзербәйҗаннар һәм күп кенә бүтәннәр.
Республикада 66 милли-мәдәни иҗтимагый оешма теркәлгән. 2,3 мең мәктәпнең 1,5 меңе - татар телле, 148 е – чуваш, 45 е – удмурт, 22 се – мари, 5 есе - мордва телле укыту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International