Банк клиентлары якланачак

2007 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Владимир Путин банк клиентларын яклауга юнәлтелгән законнарга үзгәрешләргә кул куйды. “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” ФЗның 29статьясына үзгәреш кертү хакында” Федераль закон 1999 елның 23 февралендәге 4-П номепрлы РФ Конституция Суды Карарында бәян ителгән карашларны исәпкә алуга юнәлтелгән.
Закон нигезендә, “Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” ФЗның 29 статьясына яңа норма өстәлә, аның нигезендә банкка алу депозит шартнамәсе буенча, федераль законда каралган очраклардан тыш, банк тарафыннан берьяклы гына әлеге шартнамәнең гамәлдә булу вакыты кыскартыла, процентлар зурлыгы киметелә, комиссия түләүләре арттырыла яки билгеләнә алмый.
Закон акчасын банкка салу (депозит) шартнамәсе буенча урнаштыручы Россия Федерациясе гражданнарының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.
 
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International