Закон муниципаль норматив актларны исәпкә алуны һәм аларның һәркемгә дә ачык булуын тәэмин итә

2007 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Федерация Советы “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны хуплады. Закон Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыру һәм алып бару буенча, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бару буенча федераль башкарма хакимиятнең вәкаләтле органын беркетә.
Бу максаттан законда муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бару буенча дәүләт хакимияте органнары тәртибен һәм компетенциясен билгеләү өлешендә аерым закон актларына үзгәрешләр кертелә.
Россия Федерациясенең һәр субъекты төбәк бюджеты чаралары хисабына үз муниципаль регистрын алып барырга тиеш була. Төбәкләрнең берләштерелгән муниципаль регистрлары федераль регистрга тупланачак, аларны алып баруны РФ Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә федераль башкарма хакимият органы гамәлгә ашырачак.
Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыру һәм аны алып бару буенча вазыйфаларны билгеләү әлеге актларның тулы исәбен алып баруны һәм аларның гражданнар, оешмалар һәм ачык хакимият органнары өчен ачык булуны тәэмин итәчәк.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International