Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләрен бирү турында

2007 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
2007 елның 25 октябрендә “Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләрен бирү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләренең яңа төрләре гамәлгә кертелде:
- чакыру буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең бала көтүче хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие (14 мең сум);
- чакыру буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие (һәр балага 6 мең сум).
Күрсәтелгән пособиеләрне алу хокукы хәрби хезмәткә чакырылганда балалары булган гражданның башка төр дәүләт пособиеләренә хокукы булу-булмауга карамастан 2008 елның 1 гыйнварыннан башлана.
Пособиеләрне билгеләү һәм түләү буенча вәкаләтләрне Россия Федерациясе гамәлгә ашыру өчен РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына биргән.
Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр, рәсми басылып чыккан көннән көченә керүче 3 статьядан тыш, 2008 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
Федераль законның тексты “Российская газетаның” 2007 елның 27 октябрендәге 241 нче санында басылып чыккан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International