Минтимер Шәймиев Казан активы белән очрашты

2007 елның 9 ноябре, җомга
8 ноябрьдә “Пирамида” МКаҮ дә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан шәһәре активы белән очрашты.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Казан мэры И.Р.Метшин, ТР юстиция министры М.М.Корманов, министрлык һәм ведомстволар, эре оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, уку йортлары директорлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, социаль өлкә хезсәткәрләре катнаштылар.
Үз чыгышында Татарстан Президенты декабрьдә узачак парламент сайлауларының мөһимлеген ассызыклады, алар гамәлдәге РФ Президентына бөтен халык ышанычының акты булырга һәм ил үсешенең сайланган курсының күчемлелеген тәэмин итәргә тиеш.
Президент шулай ук Россия һәм Татарстанның сәяси тормышының төп вакыйгаларына тукталды, республиканың төрле тармакларда, шул исәптән, нефть химиясе, АСК, машина төзелеше өлкәләрендә үсеш перспективалары турында һәм Татарстан Республикасында өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру турында сөйләде, Казанның муниципаль хакимияте алдында торган бурычларны, шул исәптән ТКХ, шәһәр транспорты һәм башкаларны искә төшерде. Башкала мэрына Президент өлешчеләр проблемаларын ахыргача хәл итүне йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International