Яңа Чишмә муниципаль районына чыгу

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан пай җирләре өчен түләү, чәчүлекләрне иминиятләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча кергән мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.

Кабул итү тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы В.М.Козлов һәм Муниципаль район советы аппараты җитәкчесе И.Х.Фәйзуллин катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырылды.

Районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.

Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан районның җирле үзидарәсе органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре бирелгән административ комиссиясе һәм урындагы затларының  эшчәнлекне оештыру, шулай ук муниципаль район составына керә торган авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының мунициаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.

Җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очрый торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тиешле күрсәтмәләр бирелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International