Республиканың муниципаль районнарында ҖҮИ мәсьәләләре буенча күчмә семинар киңәшмәләр

2007 елның 9 ноябре, җомга
2007 елның 24 октябрендәге 1749-р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә кичә ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, министр киңәшчесе А.Г.Исхаков һәм ТР Министрлар Кабинетының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары арасында багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе А.Н.Белов җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Теләче муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты һәм район советлары юристлары, участок сайлау комиссияләре рәисләре белән күчмә семинар киңәшмә үткәрделәр.
Министр урынбасары А.А.Ощепков җирле үзидарә мәсьәләләрен җайга салучы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде, бүген муниципаль хакимиятләр алдында торган хокукый һәм социаль өлкәләрдәге бурычларга кагылды һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Министрлар Кабинетының бүлек җитәкчесе А.Н.Белов, мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә белгеч буларак семинарда катнашучыларның дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән бәйле сорауларына җавап бирде.
ТР Юстиция министрлыгы инициативасы белән ҖҮИ органнарының вазыйфаи затлары, район башкарма комитеты һәм район советлары юристлары белән мондый очрашулар Кама Тамагы, Тәтеш һәм Спас муниципаль районнарында үттеләр.
Җирле администрацияләр җитәкчеләре соравы буенча ТР Юстиция министрлыгы ТР Нотариаль палатасы белән бергә декабрьдән башлап нотариаль гамәлләр кылырга өйрәтү максатыннан җирле администрацияләрнең вазыйфаи затлары белән күчмә семинарлар үткәрә башлаячак. Билгеле булганча, 2008 елның 15 гыйнварыннан авыл җирлекләре администрацияләре җитәкчеләренә нотариаль гамәлләр кылу хокукы биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International