Максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында киңәшмә

2007 елның 9 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.ТР Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров киңәшмәдә 2006-2008 елларда Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Республика программасының һәм 2006-2008 елларда Татарстан Республикасында административ үзгәртеп кору үткәрүнең республика программасының үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, анда 2007 елда Татарстан Республикасының максатчан программалары үтәлеше буенча министрлыклар эшенә тулы анализ бирелде.
Киңәшмә эшендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыручы республика министрлыклары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ТР икътисад министры урынбасары И.Р.Хәйруллин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International