Закон проекты россия паспортларын законсыз биргән өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлатуны күздә тота

2007 елның 10 ноябре, шимбә
Дәүләт Думасы ноябрьдә вазыйфаи җинаятьләр өчен, аерым алганда, россия паспортларын законсыз биргән өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлатучы хөкүмәт законы проектын 2 нче укылышта карап тикшерәчәк.
РФ Җинаять кодексына тәкъдим ителә торган төзәтмәләр үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын катгыйлата. Аерым алганда, гражданнар яки оешмаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен шактый бозган өчен “хезмәт урынында астыртынлык” һәм “җавапсызлык” статьялары буенча җәза каралган, мондый бозулар 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә (хәзер - 80 мең сумга кадәр) штраф санкцияләренә, яисә билгеле бер вазыйфалар биләп тору хокукыннан мәхрүм итеп, дүрт елга кадәр (хәзер ике елга кадәр) иректән мәхрүм итүгә китерә.
РФ гражданы паспортына алдан билгеле ялган белешмәләр керткән өчен вазыйфаи затка 100 мең сум күләмендә штраф яки хөкем ителгәннең 6 ай эчендәге хезмәт хакы яки бүтән кереме зурлыгында штраф салына яисә 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрелә, яисә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Шулай ук чит ил гражданына (яисә гражданлыгы булмаган затка) законсыз россия паспортын бирү яисә законсыз рәвештә россия гражданлыгы алырга мөмкинлек бирә торган документларга алдан билгеле ялган белешмәләр керткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Законсыз россия паспортларын бирү очраклары җитди масштаблар ала бара, әмма бүгенге көндә Җинаять кодексында да, административ кодекста да әлеге төр җинаять өчен аерым төр состав билгеләнмәгән.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International