Экспертлар советы утырышы

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.заһидуллин алып барды.

Экспертлар советы утырышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары хупланды:

1) “Татарстан Республикасында универсаль электрон карталарны чыгару, бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оештыруның аерым мәсьәләләре турында” Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану турында” (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы);

2) “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында (эшләүче – Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы);

3) “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы”Татарстан Республикасы закон проекты турында (эшләүче – Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты);

4) “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кеттү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында;

5) “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында бик исерек хәлдә булучы һәм үзләре йөри алмас хәлгә килгән яисә тирә-юнен аермый башлаган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт  вәкаләтләрен бирү  турында” Татарстан Республикасы закон проекты турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International