Федераль закон белән гражданнар варисларының җир кишәрлекләренә хокукларын теркәүгә алуның гадиләштерелгән тәртибе кертелә

2007 елның 12 ноябре, дүшәмбе
2007 елның 9 ноябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан “Җир кишәрлекләренә варисларның хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде.
Федераль закон белән мондый җир кишәрлекләре бирелгән гражданнарның гына түгел, ә әлеге гражданнар варисларының җир кишәрлекләренә хокукларын дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибе кертелә.
Шулай, “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның 3 статьясындагы 9.1 пункты гомерлек (мирас итеп алынган) имана җире, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында җир кишәрлекләренә ия булган яки җир кишәрлекләре хокукның төре күрсәтелмичә бирелгән яисә тиешле хокук төрен билгеләү мөмкин булмаган варисларга җир кишәрлегенә милекчелек хокукын түләүсез алу мөмкинлеген бирүче нигезләмә өстәлә.
Бу чакта Федераль закон тиешле җир кишәрлекләренә күрсәтелгән варисларның милекчелек хокукын дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеген өстәмә тәэмин итүче нормаларны “Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм алар белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында” Федераль законның 25.2 статьясында беркетә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International