РӨК Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү проекты турында фикер алышты

2007 елның 13 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Республика килешүе проекты хакында кичә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе утырышында фикер алыштылар.
ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Р.Шәфигуллинның күрсәтелгән мәсьәлә буенча доклады турында фикер алышканнан соң, утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешүнең тәкъдим ителгән вариантын хупладылар.
Комиссия утырышында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле сыйфатында Килешүнең тәкъдим ителгән вариантына хокукый яктан бәя бирде.
Комиссия утырышында 2007-2009 елларда социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы Республика килешүен гамәлгә ашыру буенча 2008 елга якларның йөкләмәләре проекты карап тикшерелде һәм 2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектының социаль аспектлары турында фикер алышынды.
Комиссия утырышын ТР икътисад министры М.Р.Сафиуллин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International