Муниципаль норматив хокукый актлар регистры турында

2007 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Элек хәбәр ителгәнчә, 2007 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы 2007 елның 18 октябрендә Дәүләт Думасы кабул иткән "Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү ьәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон хупланды.
2007 елның 8 ноябрендә күрсәтелгән Федераль законга Россия Президенты кул куйды. Закон 2009 елның 1 гыйнварында көченә керә.
Әлеге Федераль закон нигезендә муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү ьәм алып бару Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре исәбенә кертелә, алар тарафыннан мөстәкыйль үз бюджетлары чаралары исәбенә гамәлгә ашырылачак.
Шул ук вакытта җирле үзидарә органнарына күрсәтелгән вәкаләтләрне бирү мөмкинлеге Федераль законда күздә тотылмый. Әлеге Федераль законны кабул итү белән бәйле Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын, беренче чиратта муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү ьәм алып бару тәртибе турында Татарстан Республикасы законын эшләргә ьәм кабул итәргә кирәк. Регистр төзү җирле үзидарә органнары кабул итә торган актларның тулы исәбен алуны ьәм алардан гражданнар, юридик затлар, дәүләт хакимияте органнары ьәм җирле үзидарә органнары ирекле файдалана алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International